Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә "Күңелле стратлар" республика ярышларының төбәк этабы оештырылды

Бүген Зәйнең 7нче мәктәбендә "Күңелле стратлар" буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасының төбәк этабы оештырылды. Биредә Алабуга, Мамадыш, Сарман, Чаллы, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Зәйдән ярышларның муниципаль өлешендә җиңү яулаган командалар катнашты.

-Бөтенроссия Спартакиадасы кысаларында әле "Күңелле Стратлар" ярышлары республикада беренче мәртәбә оештырыла. Без мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының кышкы каникуллары файдалы үтсен өчен "Күңелле стратлар"ны нәкъ менә каникуллар чорында оештырырга карар иттек. Хәзерге вакытларда аерым районнарда төбәк ярышлары бара. Ә алты зонада җиңү яулаган командалар Казанда финал ярышларында очрашачак. Финалда да җиңү яулаучылар республика данын Россия күләмендә яклый, - ди республика мәгариф һәм фән министрлыгында әйдәп баручы киңәшче Жанна Соркина.

Ә Зәйдә үтүче төбәк ярышында 5-6 сыйныф укучыларыннан торган ун кешелек командалар 8 төрле ярышларда көч сынашты. Мәсәлән, Актаныштан килгән Данияр Шәйхеразиев 1нче мәктәпнең иң-иң укучылары гына килде бүгенге ярышка ди. Зәй данын муниципаль турда беренче урын алган 4нче мәктәп командасы яклады. Физкультура укытучылары Юрий Краснов һәм Сергей Кузьмин белән балалар инде сентябрь башыннан ук максатчан шөгыльләнүләрен белдерәләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *