Гимназиялеләр Ризаэддин Фахреддинга блокстер ясаган [+ФОТОЛАР]
Әлмәт татар гимназиясе интернетка беренчеләрдән булып инглиз телендә галим турында мәгълүмат урнаштырган.
Быел Ризаэддин Фахреддин исемендәге Әлмәт татар гимназиясе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп узачак. Әлеге уңайдан чаралар, очрашулар инде башланып та китте. Бүген гимназиянең актлар залында сыйныфтан тыш сәгатьне Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев алып барды. Сүз Ризаэддин Фәхреддинның мирасы, тормыш юлы турында барды.
Гомумән, 17 гыйнварда галимнең туган көне уңаеннан ел да бу айда язучы айлыгын игълан итәләр. Хәтта инглиз теле дәресләре дә аңа багышлана. 5 нче сыйныф укучылары галим, журналист турында блокстер – тулы бер иҗади стенд ясаганнар. Инглиз теленә аның тәрбияле бала тәгълиматын тәрҗемә итеп Интернетка да урнаштыра алганнар.
Кыскасы, гимназиялеләр тик ятмый. Кайда да беренче булырга омтыла.