Зәйдә бер атнада ике җәяүле зыян күргән
11-17 апрельдә Зәй районы юлларында 27 юл һәлакәте теркәлгән, шуларның икесендә җәяүлеләр зыян күргән. Бер очракта Мирный бистәсенең Шоссе урамы - “Ваш выбор” кибете каршысынд тәүлекнең караңгы вакытында өлкән яшьтәге ир-атны бәрдерәләр. Киемендә яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүленең зур юлга чыгуын машина йөртүче абайламый кала. Икенче очракта көндезге вакытта Чаллы-Әлмәт юлы узучы Нариманов урамында шулай ук өлкән яшьтәге җәяүле ир-ат зыян күрә. Ике очракта да тән җәрәхәтләре алган җәяүлеләр дәваханәгә озатыла.
- Олы юлларга чыкканда җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булулары мөһим, яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү таләпләре эле тулысынча үтәлми. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең дә тизлек режимын контрольдә тотуы зарур. Үз иминлегебезнең үз кулыбызда булуын онытмыйча, юлларда аеруча игътибарлы булсак иде, -дип мөрәҗәгать итә башкаручы ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыфалары вакытлыча Федор Алексеев.