Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Апрель
2016

Новости за 20.04.2016

«Әлмәт таңнары» 

Динә һәм Рафаэль Латыйповларның гаиләсе ишәйгән

Динә һәм Рафаэль Латыйповларның тагын бер оныклары туган.

Апрель аенда аларның кызлары Динара икенче мәртәбә әни булган. 6 яшен тутырып килүче олы уллары Хәлил янына тагын бер малай алып кайтканнар. Сабыйга Хафиз дип исем кушканнар, дип хәбәр итә akcharlak.com.

– Кызыбыз Динара белән киявебез Марат безне янә оныклы итте. Рәхмәт яусын үзләренә. Динара үзен әйбәт хис итә. Оныгыбызга исемнең дә матурын сайладык, – ди бәхетле дәү әни – Динә ханым.

http://shahrikazan.com/

«Зәй офыклары» 

Ветераннар котлау ала

 Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан  Зәйдә сугыш ветераннарын котлаулар актив төс алды. Бу көннәрдә район-шәһәр ветераннар советы һәм “Үзәк” территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре Марсель Хуҗин һәм Римма Никифорова  ветеран Габдулла Шаһиевны котладылар. Ветеранга  92 яшь булуга карамастан, ул район-шәһәр яңалыклары белән кызыксына. Кунаклар ил агасын Җиңү көне белән котлап,  аны Җиңү бульварына бәйрәмгә чакырдылар.

«Зәй офыклары» 

Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хез­мәт ветераннары, яр­дәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗ­рибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәй шәһәр прокуратурасы хезмәт хакы буенча бурычы 3 миллион сумга якын булган предприятиене тикшерде

Зәй шәһәр прокуратурасы интернет челтәрендәге сайтларга мониторинг үткәргәндә шәһәрдәге бер төзелеш оешмасында хезмәт хакының февраль ае өчен бирелмәве турында мәгълүматка юлыга. Тикшерү үткәрелгәч, әлеге предприятиенең хезмәт хакы буенча бурычы 2990655 сумнан артык җыелуы ачыклана. Нәтиҗәдә директор вазифаларын үтәүчегә карата  административ эш кузгату турында карар чыгарылып, ул республика дәүләт хезмәт инспекциясе каравына җибәрелә. Хәзер исә хезмәткәрләр эш хакын тулысы белән алган. Алга... Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Зәйдә бер атнада ике җәяүле зыян күргән

11-17 апрельдә Зәй районы юлларында 27 юл һәлакәте теркәлгән, шуларның икесендә җәяүлеләр зыян күргән. Бер очракта Мирный бистәсенең Шоссе урамы - “Ваш выбор” кибете каршысынд тәүлекнең караңгы вакытында өлкән яшьтәге ир-атны бәрдерәләр. Киемендә яктылыкны кире кайтару элементы булмаган җәяүленең зур юлга чыгуын машина йөртүче абайламый кала. Икенче очракта көндезге вакытта Чаллы-Әлмәт юлы узучы Нариманов урамында шулай ук өлкән яшьтәге җәяүле  ир-ат зыян күрә. Ике очракта да тән җәрәхәтләре алган җәяүлеләр дәваханәгә озатыла. Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары тыл ветераны Анна Серебрякова янында булдылар

Сарсаз-Баграж мәктәбенең  укытучылар һәм укучылар коллективы “Язгы игелек атнасы”нда теләп катнашалар. Дүшәмбе көнне һәр сыйныфта класс җитәкчеләре  “Игелеклелек дәресләре” үткәрде. Бу дәресләрдә яхшылык, изгелек, игелеклелек, шәфкатьлелек сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, игелек төшенчәсе белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәр искә төшерелде. “Игелекле эшне һәркөнне, һәрвакыт эшләп була икән” – дигән нәтиҗәгә килделәр укучылар.

Читать дальше...

Evropaelire.org 

Kosova dhe Serbia merren vesh për letërnjoftime dhe ADR

Drejtori i Zyrës për Kosovën i Qeverisë së Serbisë, Marko Gjuriq, ka deklaruar për mediet serbe se pas 18 orë bisedimesh, Beogradi dhe Prishtina kanë arritur marrëveshje për letërnjoftimet, për kalimin e kamionëve, vizitat e autoriteteve të Serbisë, si dhe për zgjedhjet.

«Зәй офыклары» 

Янгыннардан сак булыгыз!

Яз – чистарыну вакыты. Күпләр, аны-моны уйламастан, кар астыннан чыккан чүп-чар һәм кипкән үләннәрне торак йорт яннарында, басуларда һәм яр буйларында яндыру юлы белән  юк итү хәселенә керешә. Коры чүп бик тиз кабынып китә һәм тарала, ул җәелеп киткән очракта, утка каршы бер кеше генә көрәшә алмый.  Ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә зур афәт килеп чыгарга мөмкин икәнен истән  чыгарырга ярамый. Торак йорт һәм урманнар янында ут белән аеручы сак булыгыз, чүп-чар яндырмагыз, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген теләсә кая  ташламагыз... Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

Һава торышы бозыла

Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә.

Бүген томан төшәчәк, төнлә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә яшен, көчле яңгыр булу ихтималы зур, диелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя.


Һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 5-10, көндез – 10-15 градус булачак.

«Авыл офыклары» 

Районыбызда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча айлык бара

Язгы кыр эшләре чорында эш урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча айлык игълан итте.

Читать дальше...

«Әлки хәбәрләре» 

Әлки районында бадминтон буенча тренер Фәрит Вәлиев булып китте

9 апрельдә безнең районда бадминтон буенча республика ярышлары булып узган иде. Шул уңайдан Чуаш Кичүе мәктәбенә Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, фәннәр кандидаты, республикада бадминтонны үстерүгә зур хезмәт куйган күренекле тренер Фәрит Вәлиев булып китте.

Читать дальше...

«Зәй офыклары» 

“Зәй офыклары” газетасы - ТР муниципаль берәмлекләре Советы Рәхмәт хатына лаек булды

Җирле үзидарә көне уңаеннан ТР Дәүләт Советында һөнәри бәйрәмнәре алдыннан 2015 елгы эшчәнлек күрсәткечләре буенча Татарстан муниципалитетларының иң яхшы хезмәткәрләре билгеләп үтелде. Тантанада, аерым алганда, “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “ТР муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива” һәм “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын яктырту” республика конкурслары лауреатлары бүләкләнде. Алар арасында  Югары Мәлем авылы җирлеге башлыгы Фәнзия Николаева һәм “Зәй офыклары”  газетасы да бар. Читать дальше...

«Әлмәт таңнары» 

"Шигъри яз" проекты: Мифтахов Илсур

Кама - Исмәгыйль мәктәбе, 4 сыйныф укучысы

Проектта катнашу өчен Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил шигырьләрен укып, фотоаппарат яки телефонга видеога төшәргә һәм    atannary_konkurs@mail.ru  электрон адресы буенча безгә җибәрергә кирәк.

«Зәй офыклары» 

Руслан белән Динар - Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш призерлары

Чаллының “Витязь” спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырылды. Бәйгедә көч сынашу өчен төп таләп спортчының намаз әһеле булуы иде. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре буенча тест үттеләр. Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү категориясендә узды. Анда Зәйдә бер төркем көрәшче үзен сынады. Үз үлчәү авырлыгында Руслан Хәмидуллин – II, Динар Кәримов III урын алды. Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *