Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында бадминтон буенча тренер Фәрит Вәлиев булып китте

9 апрельдә безнең районда бадминтон буенча республика ярышлары булып узган иде. Шул уңайдан Чуаш Кичүе мәктәбенә Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, фәннәр кандидаты, республикада бадминтонны үстерүгә зур хезмәт куйган күренекле тренер Фәрит Вәлиев булып китте.

Кунак мәктәбебезгә буш кул белән килмәгән иде. Ул безгә үзенең “Бадминтон в Татарстане” дигән китабын бүләк итте. Китапта аның тренер буларак күзәтүләре урын алган. Фәрит Габдулла улы  укучыларга спорт үсеше турында фикерләрен җиткерә, үзе тәрбияләгән һәм әзерләгән яшь спорт осталары турында сөйли. Китапны ул соңгы 15 ел буе дәвамлы итеп яза һәм 2015 елның апрелендә булган вакыйгаларны да сурәтли. Кунагыбызның бүләге физкультура укытучылары өчен генә түгел, укучыларыбызга да бик кызыклы булачак.

Әле тагын Фәрит Габдулла улы балаларга ракеткалар һәм воланнар да бүләк итеп калдырды. Бөтен мәктәп линейкасында аларны спорт түгәрәкләренә теләп йөрүче һәм бадминтон белән җитди шөгыльләнүче укучыларыбызга тапшырдык. Шулай итеп, Әдилә Зайдуллина, Алексей Васильев, Рөстәм Гатин, Анастасия  Будкина һәм Рәсим Низамов хәзер бадминтонны күренекле тренер бүләк иткән ракеткалар белән уйнаячаклар. Соңгы вакытта бу уен белән мавыгучы балалар саны арта бара. Мин өметләнәм әле, мәктәбебез укучылары бу шөгыльгә җитди карарлар һәм уенның техникасын, тактикасын тирәнтен өйрәнерләр, ә аннары республика җыелма командасында уйнарлык спортчылар булып үсеп җитәрләр.

Фәрит Габдулла улы әйтүенчә, бадминтон белән шөгыльләнү өчен беренче чиратта дәрт, физик сәламәтлек, сәләт, нык үскән акыл кебек шәхси сыйфатлар бик кирәк. Чөнки әле бит яшь спортчыга әйбәт укырга да кирәк, ул ярышларга барганда кирәкмәгән проблемалар тудырмаска тиеш. Һәм, билгеле, аның әти-әниләренең спортка уңай карашы да бик мөһим.

Күренекле тренер белән бу очрашу соңгысы булмас дип ышанабыз. Чөнки Фәрит Вәлиев безгә үзенең Татарстанда гына түгед, дөнья күләмендә бадминтон буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләре белән кабат килергә һәм мәктәбебездә иптәшләрчә очрашу үткәрергә вәгъдә бирде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *