Районыбызда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча айлык бара
Язгы кыр эшләре чорында эш урыннарында бәхетсезлек очракларын булдырмау максатыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча айлык игълан итте.
Ул быел 18 апрельдән 16 майга кадәр вакыт эчендә планлаштырыла. Айлык барышында махсус тикшерүләр һәм инструктажлар үткәреләчәк. 28 апрельне Бөтен дөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтү күздә тотыла.
Фото: