Зәйдә "Веломарафон - 2016" оештырыла
Зәйнең яшьләр эшләре идарәсе Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан 6нчы майда “Веломарафон – 2016” акциясе оештыра. Анда катнашырга теләүчеләр “Энергетик” мәдәният каршындагы мәйданга 17сәгать 30 минутка кадәр җыелып бетәргә тиеш. Ә веломарафон “Азатлык китерүче солдат” һәйкәле каршыннан старт ала. Маршрут шәһәрнең билгеле урыннарыннан, Мирный бистәсеннән, Иске Зәйдәге “Билгесез солдат” һәйкәле яныннан, мәктәп тавыннан үтеп кире шәһәр үзәгендәге Җиңү бульварына кайтуны күздә тота. Үзенчәлекле чарада яшьләребез, теләге булган зәйлеләр актив катнашыр дип ышанабыз.