Әниләре күз алдында балалар янып үлгән
Фаҗига 27 апрель көнне иртән иртүк була.
25 яшьлек хуҗабикә йокыдан тора да, хуҗалык эшләрен карарга чыгып китә. Өйдәш ире бу вакытта өйдә булмый. Өч бала йоклап кала.
Ул ишегалдында чагында тәрәзәдән кара төтен чыкканын күреп ала. Хангым ишеккә ташлана, әмма өй эчен ялкын камап алган була. Ул тәрәзәләрне ватарга керешә, кулларын канатып бетерә. Әмма файдасыз. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитсә дә, соң була. 3, 5, 7 яшьлек балалар янып үлә.
Янгынның сәбәбе ут белән шаяру дип фаразлана. Читать дальше...