Лениногорскида яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 29 апрельдә, көндез бераз яңгыр явуы көтелә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем күзәтелми.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 0-5, көндез – 15 градус җылы булачак.