Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда коткаручылар дүрт кешене эзли

Татарстанның Чистай районында Кубас авылы янындагы Чулман елгасында югалган дүрт кешене эзлиләр. Аларның көймәләре 9ыннан 10 майга каршы төндә әйләнеп капланган. Югалучыларның берсе - балигъ булмаган кыз бала. Бер кеше генә исән калган.

"Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 10 май көнне көнне Чистай районының Бердәм кизү-диспетчырлык хезмәтенә 112 бердәм телефоны буенча Чулман елгасында балыкчыларның соңгы көченә бүрәнәгә ябышып торган хатын-кызны табулары турында хәбәр алынган. Ир-атлар аны судан чыгарып, республиканың Алекссевск районы Сакон авылына китерәләр.

 
Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, ул, өч ир-ат һәм аның сеңлесе 9 май көнне караңгы төшкәч, Чулман елгасында көймәдә йөрергә чыккан. Төнге 11ләр тирәсендә көймә баткан. Хатын-кыз янәшәдә аккан бүрәнәгә ябышып кала алган.
 
Коткаручылар ачыклаганча, көймәдә республиканың Чистай районында яшәүче биш кеше: 1983, 1987 һәм 1992 елда туган 3 ир-ат һәм исән калган 1990 елда туган хатын-кыз һәм аның 1999 елда туган сеңлесе булган.
 
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, ул кичне көймәнең моторы эшендә проблемалар туган. Моторны җайлау өчен ир-атлар балыкчылар станында тукталган. Стан каравылчысы сүзләренчә, 2 ир исерек булган.
 
Суда мотор сафтан чыккан һәм көймәдәгедәр утларга карап, ярга таба ишкәк белән ишәргә дучар булган. Бу хакта ирләрнең берсе 112 телефоны буенча шалтыратып, коткаручыларга хәбәр иткән. Берничә минутан аталган урынга килеп җиткән Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе инспекторлары көймәне тапмаган һәм берничә сәгатьтән коткаручылар ярга әйләнеп кайтырга мәҗбүр булган.
 
Хәзерге вакытта эзләү эшләре 3 юнәлештә алып барыла. Барлыгы 28 берәмлек техника (шул исәптән 20 көймә) һәм 75 кеше (шул исәптән югалганнарның 19 туганы) җәлеп ителгән.
 
Бүгенгә акваториянең 120 квадрат метры һәм яр линиясенең 60 чакрымы тикшерелгән. Эзләү дәвам итә.    
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *