5 тәмле һәм файдалы эчемлек
ВИТАМИНЛЫ ЭЧЕМЛЕК
1,5 стакан су, 2 аш кашыгы бал, 1 кг кишер, 1 лимон согы, тоз, укроп
Кишерне яхшылап юып, чистартып, вак угыч аша уабыз, согын марля аша сөзәбез. Кишер согына кайнап суынган су кушабыз, кирәгенчә тоз, лимон согы, бал салабыз. Эчемлеккә ваклап туралган укроп кушабыз да суытып өстәлгә куябыз.
КУЗГАЛАКТАН ЭЧЕМЛЕК
80—100 г кузгалак, 25—30 г шикәр комы, тәменчә тоз
Чистартып юган кузгалак яфракларын урталай гына бүлеп кайнап торган шикәрле суда 5—6 минут пешерәбез дә суытабыз. Читать дальше...