Зәйдә яңа ЮХИДи җитәкчесе билгеләнде
Зәй эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә яңа җитәкче билгеләнде. Ул - 37 яшьлек Рөстәм Рәшит улы Биктаһиров. Рөстәм - Зәй егете. Казан Дәүләт энергетика университетын тәмамлагач, хезмәт юлын ГРЭСта башлаган. Ә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә ул 2008 елда килгән. Ул район территориясендәге юлларның иминлеге өчен җаваплы инспектор вазифасын башкарды, читтән торып Эчке эшләр министрлыгына караган Казан юридик институтында белем ала. Гаиләле, ике бала атасы. Без аңа яңа вазыйфада уңышлар телибез!