Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсендә Җиңү бәйрәме (яңа фотолар)

71 ел элек совет халкы немец фашист илбасарлары белән сугышта җиңү яулады. 1945 елның 9 нчы  маенда Кызыл Армия кан койгыч сугышка нокта куйды. Илнең бәйсезлеге өчен Бөек Ватан фронтларында меңләгән балыкбистәлеләр дә катнашты.

Иртәдән үк һәр авылдагы, район үзәгендәге һәйкәл һәм обелискларга Почетлы саклаучы куелды. Район үзәгендәге мәйдан фронтовиклар фотосы белән бизәлгән. Сугыш чоры җырлары яңгырый. “Яшь гвардия” җәмәгать оешмасы активистлары сугыш, тыл ветераннары һәм бәйрәмгә килүчеләрнең һәрберсенә дә «Георгиевский лента» тараталар. Мөнбәр каршына оешма, предприятие, район үзәге учреждениеләре коллективы, парадта катнашучылар тезелеп баскан. Сәгать уннарда балыкбистәлеләр сугышта һәлак булучыларны искә алырга, ветераннарны бәйрәм белән котларга җыелдылар.

“Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакыру мөрәҗәгате яңгырый: “9 май-Бөек Җиңү көнендә сугыш кырында һәлак булучы солдатлар безнең хәтердә булсын. Һәрбер йортка, һәрбер гаиләгә безнең бабайлар кайткан сыман тоелсын”.

Бәйрәм тантанасы митингы “Кама йолдызчыклары” хореографик коллективының “Река времени” биюе белән башланып китте. Аннан соң Россия Федерациясе гимны яңгырады. Район башлыгы Илһам Валеев барысын да бәйрәм белән котлады. Һәр ветеранга хөрмәт йөзеннән чәчәкләр бүләк ителде. Бәйрәм тантанасында хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Фәрит Ваһапов, Ленинград блокадасында булган Минниса Шәйхетдинова, районның “Әфган” ветераннар советы председателе Илдус Моталлапов, яшь буын вәкилләреннән гимназия укучысы Эмиль Сафин да чыгыш ясады. «Кызыл Армия Европа халкын нацизмнан азат итте», «Бу безнең барыбызның да бәйрәме”, “Сугышта батырларча һәлак булучыларга баш иябез”, “Һәр йөз катнашучының өчесе генә исән калган”, “Рәхмәт сезгә җиңү бүләк иткән өчен”, - дигән сүзләр әйтелде алар чыгышында.

Митингтан соң мәктәп укучылары бабалары-фронтовиклар портреты күтәреп үзәк юлдан үттеләр. Алар артыннан атлап баручы бер төркем күккә зәңгәр төстәге 500 шарны җибәрде. Аннан соң бер минутлык тынлык игълан ителде. Янәшәдәге һәйкәл янында Казан шәһәреннән килгән “Витязь” хәрби клубы әгъзалары винтовкадан залп яңгыраттылар. Район җитәкчеләре, оешма, предприятие коллективлары һәйкәл каршына гирлянда, чәчәкләр куйдылар. Подполковник Фәрит Ваһапов район башлыгына катнашучыларның бәйрәм парадына әзер булуларын җиткерде. Көй яңгырады. Парад байрак йөртүче - район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең йөрешеннән башланды. Алардан соң Руслан Нәбиуллин җитәкчелегендә “Смотр песни и строя” республикакүләм конкурсының район турында җиңүчеләр - икенче номерлы мәктәпнең алтынчы сыйныф укучылары атлады. Алар артыннан Россиякүләм, республикакүләм олимпиада, конкурслар, спорт ярышларында, “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә җиңү яулаучы гимназия укучылары килде. Бәйрәмгә ямь өстәп Татарстан Республикасы милли музее базасында сакланган Владислав Хабаров җитәкчелегендәге флаглар белән бизәлгән машина һәм мотоцикллар колоннасы үтте. Мәйданда концерт программасы башланды.

 

        Таңсылу Минһаҗева.

Игорь Пузырьков фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *