Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

19 май - Татарстан Матбугаты көне

19 май- Татарстан Матбугаты көне. Моннан 111 ел элек Санкт-Петербургта “Нур” исеме астында беренче татар газетасы дөнья күрә. Шуңа да бу көн хаклы рәвештә татар журналистикасының чишмә башы санала.

Безнең район газетасының да 85 еллык бай тарихы бар. 1931 елда “Крепи колхоз” исеме астында чыга башланан ул. 1935 елдан 1938 елга кадәр “Сталин юлы” да булып алган. Әмма бүгенге өлкән буын газетабызны “Октябрь юлы» («Путь Октября») буларак хәтерли. Үз итеп, яратып «Путевка» дип йөртәләр иде аны. Замана җилләре аны «Авыл офыклары»на әйләндереп куйды. Я ярый тарихыбыз турында аерым бер тәфсилләп язырбыз әле. 85 яшь ел да тулмый бит.

Ә бүген дистә еллар дәвамында бөртекләп район тарихын язган, район матбагасын үстерүгә зур өлеш керткән Исламетдин Ильясовны, Миннегарәфетдин Габитовны, арабыздан киткән башка каләмдәшләрне зур хөрмәт белән искә алабыз. Харис Әшрафҗанов, Маһифәрваз Галиуллина, Кадрия Ильясова, Габдерахим Бакиров, Раиф Газизов кебек лаеклы ялдагы ветераннарыбыз әле дә булса акыллы, зирәк киңәшләре белән ярдәм итеп торалар. Зур рәхмәт үзләренә.

Элек-электән газета авыл хәбәрчеләренә таянып эшләде. Бүгенге көндә дә Гүзәл Хәбибуллина (Корноухово), Фәйрүзә Бәдәмшина (Балтач), Светлана Кутлина, Алия Хәбибуллина (Балык Бистәсе) һәм башкалар кызыклы, актуаль язмалары белән сөендереп торалар.

Газетаны укучыларыннан башка күз алдына китереп булмый. Шулай икән инде, матбугат көне тугрылыклы әбүнәчеләребезнең дә бәйрәме. Бу уңайдан укучы белән безне аралаштырып торган почта хезмәткәрләренә дә зур рәхмәтлебез.

Барлык ветераннарыбызны, хәбәрчеләребезне, әбүнәчеләребезне Татарстан матбугаты көне белән котлыйбыз. Бердәм булып, иҗат ялкынында янып яшик!

«Авыл офыклары» газетасы редакциясе коллективы.

Фотосы: scoop.it

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *