АЙГА КЫРЫН КАРАМА
4 июнь (шимбә). Шәгъбән аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.07 сәгатьтә калка, 19.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга, операция ясатырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек, бөерләр зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Ач тору файдалы.
Бөердәге ташларны эретү
3 литрлы банкадагы эремчек суына яхшылап юылган 3 чи йомырканы кабыгы белән салып, башта марля, аннары кара төстәге тукыма белән каплыйлар. 10 көннән соң өстендәге күгәрекне җыялар, йомыркаларны энә белән тишеп, йомшарган кабыгын ташлыйлар, эчен кечкенә савытка агызып, 300 грамм бал кушалар. Аннары кабат эремчек сулы банкага салып, болгаталар, 1 тәүлеккә суыткычка куялар. Иртән һәм кичен яртышар стакан эчәләр. 1 банка суны эчеп бетергәннән соң ук бөердәге ташлар эрергә мөмкин, тик болай дәваланганчы табиб белән киңәшү мәҗбүри.
5 июнь (якшәмбе). Шәгъбән аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.50 сәгатьтә калка, 20.14 сәгатьтә бата. 7 сәгать 01 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.19 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш, йөрәк, күзләр зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
Туберкулездан – алоэ
3 ел үскән алоэның аскы эре яфракларын кисеп алып, кайнаган суда юалар, иттарткычтан чыгарып, ике катлы марля аша сөзәләр, шулкадәр үк микъдарда бал һәм атланмай кушып болгаталар да, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.
6 июнь (дүшәмбе). Рамазан аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.42 сәгатьтә калка, 21.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.21 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы, бөерләр һәм бавыр зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
7 июнь (сишәмбе). Рамазан аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.42 сәгатьтә калка, 22.04 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.23 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.
Тавыш беткәндә
4 чәй кашыгы вакланган каланхоэ яфрагы, 2 чәй кашыгы 10 процентлы прополис эремәсе, 4 аш кашыгы сыек балны кушып, яхшылап болгаталар, салкынча урында саклыйлар. Иртән һәм кичен яртышар чәй кашыгы кабып, әкренләп суырырга кирәк.
8 июнь (чәршәмбе). Рамазан аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.50 сәгатьтә калка, 22.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.24 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. Иммунитет зәгыйфь, шунлыктан авыру йоктыру ихтималы зур. Бүген мунча кермәү хәерлерәк.
Сару кайнаудан дәва
Көн саен йокларга 5-10 минут кала кәбестә яфрагы ашау файдалы. Яисә 3 аш кашыгы солы ярмасын 1 стакан кайнаган җылы суга салып, төнгелеккә калдыралар, иртән болгатып, сөзәләр дә, ач карынга эчәләр, ярмасы өстенә бераз сөт яки каймак салып, ашыйлар. 2 атна дәвалангач, 2 атна ял итәләр һәм кабат дәваланалар.
9 июнь (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.00 сәгатьтә калка, 23.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Алоэ лосьоны
10-12 көн суыткычта тотылган 100г алоэ яфрагын вак кына турап, 1 литр кайнатып суытылган суга салалар, сүрән утта 5 минут пешерәләр, суытып, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. Озаграк саклансын өчен, спирт кушарга да була. Көн саен сөрткәндә, бит тиресе бәрхеттәй йомшара.
10 июнь (җомга). Рамазан аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.11 сәгатьтә калка, 23.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.27 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
Банан коймагы
3 банан, 2 йомырка, 1 стакан кефир, ярты стакан он, 1 чәй кашыгы шикәр, ярты чәй кашыгы серкәдә сүндерелгән сода, тәменчә тоз кирәк. Бананны изеп, йомырка, кефир, сода, шикәр, он өстиләр, камырны яхшылап туглыйлар һәм гади коймак кебек пешерәләр. Табынга каймак белән бирәләр.