Полиция пункты янында граната табылган
Биектау поселогындагы 2 нче участок полициясе пункты янында хуҗасыз пакет табулуы турындагы мәгълүмат 112 номеры буенча кизү торучы пунктка килеп ирешкән. Пакетта Ф-1 гранатасы табылган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Табылдык граната өйрәнүләр өчен билгеләнгән булган. Эчке эшләр министрлыгы саперлары гранатаны юк итәчәк.