Бер гаиләдән өч егет
Әлмәт районы Елховой авылында бик тә булдыклы биш яшьлек Салават исемле малай яши. Әй, аның артистларга пародия ясап җырлаганын күрсәгез икән! Бик күп җырларның сүзләрен дә яттан белә ул. Салаватның зур абыйсы Ленар армия сафларында хезмәт итә, икенче абыйсы Айнур да көзге чакырылышта китә икән. Салават алар турында горурланып сөйли. Абыйлары да җырга-моңга бай, икесе дә баянда, гитарада уйный. Кыскасы, менә дигән егетләр алар. Егетләрнең әниләре – Резеда Альмакаева. Аны без җырчы буларак беләбез. Резеда ханым кечкенәдән үк җырга тартылган, үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән. Хәзер ул Чаллыдагы «Язмыш» продюсерлык үзәге белән тыгыз элемтәдә тора, Татарстанның атказанган артисты Разия Гайнуллинаның шәкерте. Резеда Альмакаева чыгышларын республикабыз районнары тамашачылары хуп күрә, алкышларга күмә. Әле менә яңа концертларга әзерләнеп йөреше икән. Резеда ханым күп кенә җырларын үзе иҗат иткән. Мәсәлән, «Әнием чишмәсе» жырын бик яратып башкара, аның сүзләрен дә, көен дә үзе язган ул. Уллары да үзенә охшап талантлы булганнар. Аларның шундый иҗади булып үсүләренә бар тырышлыгын куя әни кеше, һәрбер уңышлары өчен сөенә.