Әлмәт балаларының кул эшләре – Ижевск күргәзмәсендә
Ижевскида балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең “МастерОК” гамәли иҗат бәйгесенең округ күргәзмәсе оештырылды. Анда республика этабында җиңгән биш татарстанлы да катнаша. Болар – Түбән Кама, Әлмәт балалар йортында һәм Казанның 11 нче махсус мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.
Биш кешенең икесе әлмәтлеләр – Анна Бодруг һәм Раушания Фәйзуллина. Икесенең дә күргәзмәгә куелган кул эше игътибарга лаек. Гомумән алганда, күргәзмәдә 70 баланың эше куелган. Күргәзмә 15 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр эшләячәк.