Йорты – авыл бизәге
Әлеге бизәкләп эшләнгән күркәм йорт Чыбыклы авылында гомер кичерүче, терлекчелек тармагында зур хезмәт куйган, республикада билгеле кешеләр Миндоха белән Миннәхмәт Хәмидуллиннарныкы. Икесе дә бозау карап, көнне-төнгә ялгап эшләгән Хәмидуллиннар йорт-җир, каралты-кураның төзеклегенә, матурлыгына да игътибарлы булырга вакыт тапканнар. Миндоха апа - “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены, өченче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены кавалеры. Бөтерчектәй ханым әле дә ихатада мал-туар арасында мәш килә, бер үк вакытта өйне тәртиптә тотып... Читать дальше...