Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Армиянең әзерлек мәктәбе

Радиопеленгация - радиодулкыннар нурланышына нигезләнеп юнәлешне билгеләү белән шөгыльләнүче өлкә. Ул кешелек дөньясында төрле өлкәләрдә актив кулланыла. Флотта, армиядә радиопеленгация ярдәмендә су һәм һава техникаларының кайда урнашуын, хәрәкәт юнәлешен белергә, аларны контрольдә тотарга ярдәм итә. Спортта да ул үз урынын тапты.  Радиопеленгациягә нигезләнгән күптөрле кызыклы спорт чаралары үткәрелә башлады. Ярышларда спортчылар “аучылар” ролен үтәсә, “төлкеләр” ролен радиотапшыргычлар  алыштыра. Уеннар, ярышлар да  шуңа күрә спорт радиопеленгаңциясе дип атала. Соңгы елларда спортның бу төре аеруча популярлашты һәм яшүсмерләр андый берләшмәләргә теләп, кызыксынып йөри, чөнки физик үсеш белән беррәттән, ул радиотехника буенча белемнәрне арттырырга, радиоаппаратуралар төзергә өйрәнергә, социаль һәм  һөнәри үзбилгеләнешкә дә ярдәм итә.

11 октябрьдә мәгариф идарәсе белән ДОСААФның район оешмасы бергәләп үткәргән спорт радиопеленгациясе ярышлары “Алтын көз” дип аталды һәм ул “Ялта-Зәй” массивы территориясендә үтте. Анда шәһәрнең 1нче, Ал. Бистәсе мәктәпләре укучылары, Әлмәттән вәкилләр, шулай ук өлкән буын спортчылар катнашты.

Элек һәр мәктәптә РОСТО-ДОСААФның секцияләре эшләде һәм анда укучылар да теләп йөрде, чөнки секцияләрдә шөгыльләнү  ГТО нормаларын тапшырырга да ярдәм итте. Бүген менә шушы бик тә кирәкле программа кабат яңарып килә, бронза, көмеш, алтын күкрәк билгеләре белән бәяләнүче физик әзерлек дәрәҗәләре кертелә. Армия хезмәтенең бер елга гына калдырылуы үзе үк хәрби тормышка әзерләүнең яңа методларын уйлап табуны таләп итә, чөнки кыска вакыт эчендә армия бөтенесенә дә өйрәтеп бетерә алмый, шуңа күрә аларны мәктәп яшеннән  әзерләү зарур. Спорт радиопеленгациясе түгәрәге – армиягә әзерлек мәктәбе дә. Түгәрәккә йөреп, үзеңне армиянең билгеле бер өлкәсе өчен әзерли дә башлыйсың, киләчәгеңне ачык итеп күзаллыйсың.

Команда ярышларында беренче урынны Ал. Бистәсе мәктәбе алды, икенче урында – 1 нче мәктәп, өченчедә – әлмәтлеләр. Ә шәхси беренчелектә  урыннар яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып чыгарылды. Кече төркемдә беренче урынны Радик Кузьмин (1нче мәктәп), урта төркемдә – Константин Сәхабетдинов (Ал. Бистәсе), зурларда Дмитрий Малышев (Ал. Бистәсе) алды. Призлы урын яулаучыларның барысына да Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *