Кукмара авылларыннан йөздән артык өлкән буын кешесе диспансеризация узган
(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара авылларыннан 116 өлкән буын кешесе диспансеризация узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара авылларыннан 116 өлкән буын кешесе диспансеризация узган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). XXII Республикакүләм «Мисс Татарстан — 2020» конкурсы җиңүчесе дип 19 яшьлек Анна Семеновых, «Мисс Казан — 2020» исеменә лаек дип 19 яшьлек Снежана Корнева табылды. Алар икесе дә Казан кызлары. Бу хакта конкурсның финалында «Пирамида» комплексында игълан иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанга Кытайдан сәяхәттән кайткан туристларга кискен респиратор вируслы инфекция диагнозы куелган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 30 гыйнварда Казанның Алиш исемендәге Балалар иҗат сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Туган илем — Татарстан» туган якны өйрәнүчеләр шәһәр бәйгесе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). «Казан» Гаилә үзәгендә бүген ел башыннан бирле йөзенче никах теркәделәр. Тантаналы нкахны быел билгеләп үтелүче ТАССРның 100 еллыгы белән бәйләделәр, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстан экспертлары Пермьдә Дәүләт сатып алулары өлкәсендә тендерлар өчен электрон мәйданчык урнаштырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер сөйләде.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков инсульттан үлем югары булган районнарны игътибарга алырга кушты. Бу хакта ул коллегия утырышында сөйләде.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда шәһәр пассажир транспортына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган символика куелачак. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин министрлык коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда быел кече хуҗалыкларны үстерүгә республика бюджетыннан 1,7 миллиард сум акча бүленәчәк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XX съездында шул хакта сөйләде. Бу турыда ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күчмә медицина комплекслары эше нәтиҗәсендә, 18 районнан авылларда яшәүче 18 меңгә якын кеше тикшерелгән. Бу хакта йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Шабдан Ниязов). «Татарстан Ел студенты» премиясен оештыручылар, жюри сайлап алу форматын судьялар тарафыннан конкурсчының берсен тәнкыйтькә тотканнан соң чыккан гауга сәбәпле, үзгәртте. Хәзер жюри әгъзалары кандидатураларын югары уку йортлары белән килештерә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Студентлар лигасы президенты Руфат Кыямов әйтте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Кытайдан Казанга кайткан өч пассажирны хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда миокард инфарктыннан үлем 43,8 процентка кимегән. 100 мең кешегә ул 26,9 очракны тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында билгеле булды.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республиканың Сарман районында мәктәп укучылары сугышканнан соң хезмәт тикшерүе үткәрә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанның Вахитов районы суды Россиядә тыелган «Свидетели Иеговы» сектасының өч әгъзасын кулга алды. Аларны экстремистик оешма эшчәнлеген оештыруда гаеплиләр. Бу турыда суд матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре «Халык контроле» системасында медицина өлкәсенә караган шикаятьләрне контрольдә тотарга тиешләр. Бу хакта коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 6 февральдә Татарстанда төшерелгән «Кире» («Упертый» )комедиясе рәсми рәвештә Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Самара, Казан, Сургут һәм Төмән кинотеатрларында «Каро-Арт» челтәрендә федераль прокатка чыгачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»).Иртәгә 25 гыйнварда Татарстан территориясендә һәм Казанда төнлә һәм көндез урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, дип кисәтә республика Гидрометеорология үзәге.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселева). РФ Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта Россия Конституциясенә төзәтмәләр төп законда пенсияләрне индексацияләүне беркетә. Яңалык эшләүче пенсионерларга да кагылачак. Бу турыда Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев сөйләде.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). Студентлар һәм мәктәп укучылары өчен куллану кәрзинен булдыру өстәмә бюрократиягә китерәчәк. Мондый фикерне «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшүдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әйтте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 20 февраленә кадәр «Алтын хәситә» халыкара конкурсын уздыра. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Санкт-Петербургның «Пулково» аэропортына җиденче дәрәҗә «һава иреге» хокукын алу тәҗрибәсен өйрәнә. Бу хакта Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин коллегия утырышында хәбәр итте.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Демографик вазгыятьтә тискәре фаразларга карамастан, узган ел нәтиҗәләре буенча, гомуми үлемнең 5,2 процентка кимүе күзәтелә. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте. «Мондый күрсәткеч республикада 1992 елдан бирле беренче тапкыр теркәлә», — диде.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Самара өлкәсе территориясендә Африка дуңгыз чумасы аркасында карантин кертелгән. Бу хакта Россельхознадзорның төбәк буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Сарман районында мәктәп укучыларының сугышу сәбәпләрен прокуратура өйрәнә. Бу хакта Татарстан прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
Читать дальше...