Ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кабул итү өчен кайнар линия эшләячәк
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кабул итү буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта Казанның «Ак чәчәкләр» скверында «Безнең ишегалды» программасына багышланган брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.
«Халык фикере мөһим. Без халык фикерен концепция формалашканда гына түгел, программаны тормышка ашыру процессында да исәпкә алачакбыз. Тәүлек буе кайнар линия аша кешеләрдән сораулар, тәкъдимнәр, шикаятьләр кабул ителәчәк. Тәкъдимнәрне оператив эшкәртү өчен сайт та булачак», — диде Наталия Фишман.
Кайнар линия номеры соңрак билгеле булачагын әйтте.
Наталия Фишман ишегалларын төзекләндерү буенча эшләрне 15-20 елга җитәрлек итеп башкару планлаштырылганын әйтте. Бу сезонда 1,5-2 меңләп ишегалдын төзекләндерү ниятләнә. Эшләр апрель аенда башланыр дип көтелә.