Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer


Февраль
2020

Новости за 04.02.2020

Tatar-inform.tatar 

Менделеевск районының бер мәктәбендә автокласс ачылды

(Менделеевск, 4 февраль, «Татар-информ», «Менделеевск яңалыклары», Анжела Райсян). Менделеевск районында дүртенче мәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча автокласс ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Ютазы районында яңа авыл хуҗалыгы объектлары файдалануга тапшырылды

(Ютазы, 4 февраль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары «Уңыш» җәмгыятендә, «Ансель Вафауллин» фермер хуҗалыгында булды. Анда 2019 елда дәүләт программалары нигезендә һәм хуҗалыкларның үз көче белән төзелгән өр-яңа сөт комплекслары эшчәнлеге белән таныштылар.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Аномаль җылы һава торышының уҗымнарга йогынтысы нинди? - «Ватаным Татарстан»

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Зөһрә Садыйкова). Быелгы кыш хикмәтләре дәвам итә. Кичә яңгыр яуган иде, бүген синоптиклар янәдән республика халкын һава шартларының бозылуы турында кисәтә. Алар җиткергән хәбәр буенча, бүген юлларда көчле бозлавык барлыкка киләчәк. Тулаем алганда, республикада атлантик циклоннар алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак, ди белгечләр. Мондый көйсез һава торышының уҗымнарга йогынтысы ничек? Кинәт суытып җибәреп, алар зыян күрмәсме? Белгечләр белән әнә шул турыда сөйләштек. Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Дамир Фәттахов: Беренче тапкыр физик затлар өчен грантлар уйнатабыз

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Физик затлар өчен грантлар республика конкурсының төп максаты - конкурсантлар идеяләренең мәгълүмат базасын булдыру. Бу хакта проектларны яклауда ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Мөхәммәтшин: Казанда Конституциягә төзәтмәләр кертү турында фикер алышачаклар

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). РФ Президентының Федераль Җыенга Юлламасында яңгыраган инициативалары буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы татарстанлыларның үткәрелә торган сәяси үзгәртеп коруларга кызыксынуын раслый. Шундый фикерне бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашканда әйтте. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда ОРВИ эпидемиясе арту сәбәпле, мәктәп укучыларының массакүләм чаралары тыела

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казанда ОРВИ эпидемиясе арту сәбәпле, мәктәп укучылары өчен массакүләм чаралар тыелган. Мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына ябылырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

ТР Президенты Чехия делегациясе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан һәм Чехиянең авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан җитәкчелегендәге Чехия эшлекле даирәләре делегациясе белән очрашу барышында шундый фикер әйтте. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Фәрит Хәнифов: «Безнең ишегалды» программасы һәркемгә кагылачак

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» программасы һәркемгә кагылачак. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов журналистларга Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында брифингта шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургта Шамил Әхмәтшинның «Чыңгызхан» китабы тәкъдим ителә

(Казан, 4 февраль , «Татар-информ»). Санкт-Петербург шәһәре Милли әдәбият китапханәсендә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге оештырган «Татар кунакханәсе» мәдәни-агарту проекты кысаларында язучы Шамил Әхмәтшин белән иҗади очрашу һәм аның яңа «Чыңгызхан» китабын тәкъдим итү булачак. Әдәби чара 8 февральдә 12: 00 сәгатькә тәгаенләнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Казанда прокуратура газ һәм кайнар сусыз калган Бөек Ватан сугышы ветеранын яклаган

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Казанда прокуратура газсыз һәм кайнар сусыз калган Бөек Ватан сугышы ветеранын яклаган. Бу хакта ТР Прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Путин РФ Конституциясе буенча тавыш биреп үз вәкаләтләрен озайту идеясен кире какты

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин РФ Конституциясе буенча бөтенхалык тавыш бирү юлы белән дәүләттә югары зат вәкаләтләрен озынайту тәкъдимен кире какты. Ул Россиядә Президент сайлаулары бары альтернатив нигездә генә үткәрелергә тиеш, дип искәртте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Миңнеханов Expo Real башлыгы белән Мюнхенда Татарстан потенциалы турында сөйләште

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Expo Real Халыкара күргәзмәсе директоры Клаудия Бойманс белән эшлекле очрашу уздырды, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда зур мәхәлләләр кварталларга бүленәчәк

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Чаллыда зур комплексларны кварталларга бүләчәкләр. Бу хакта бүген «Ак чәчәкләр» бульварында брифингта журналистларга Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда «Сүнгән йолдызлар» спектакленең онлайн-премьерасы күрсәтеләчәк

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). 16 февральдә 18.00 сәгатьтә Чаллы кинотеатрында онлайн режимда «Сүнгән йолдызлар» спектакленең премьерасы күрсәтеләчәк. Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Электричкалардан пычрак киемле кешеләрне төшереп калдырырга тәкъдим итәләр

(Казан, 4 февраль , «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы тимер юл транспортында пассажирлар ташу кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

Автомобиль номерлары өчен яңа өч урынлы кодлар кертергә тәкъдим итәләр

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгында автомобиль номерлары санын комбинацияләүгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим иттеләр. Тиешле проект норматив хокукый актларның федераль порталында басылып чыкты.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Нефтедобытчики Нурлата подвели итоги 2019 года и определила задачи на перспективу

Сегодня в НГДУ «Нурлатнефть» состоялась конференция трудового коллектива по итогам работы в 2019 году и задачам на 2020 год с участием заместителя главы Нурлатского муниципального района Ильяса Ахметзянова.

Tatar-inform.tatar 

Путин Казанда суперкомпьютер һәм мәгълүматлар фабрикасы булдыру идеясен хуплады

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә куәтле суперкомпьютер үзәкләре һәм мәгълүмат фабрикалары челтәрен үстерергә кирәк. Мондый фәнни структуралар интеллектуаль потенциал тупланган территорияләрдә барлыкка килергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда әнә шундый фикер белән килеште.

Читать дальше...

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Юные борцы спортшколы имени Галимзяна Хусаинова успешно выступили в Болгаре

На днях юные нурлатские борцы приняли участие в Первенстве Татарстана по борьбе на поясах среди юношей и девушек 2006-2008 г.р. на призы «Красный Восток-Агро» в городе Болгар и завоевали новые победы.

Tatar-inform.tatar 

Ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кабул итү өчен кайнар линия эшләячәк

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Ишегалларын төзекләндерү буенча тәкъдимнәр кабул итү буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта Казанның «Ак чәчәкләр» скверында «Безнең ишегалды» программасына багышланган брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.

Читать дальше...

Tatar-inform.tatar 

«Зәкят» хәйрия фонды үзенчәлекле балалар өчен иҗади мастер-класс уздырды

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Кичә инвалид сабыйлар, яшь инвалидлар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» социальләшү үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен иҗади мастер-класс узды. Әлеге чара нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды. Бу юлы үткәрелгән мастер-класста балалар волонтерлар белән бергә «Камка» дип исемләнгән аппликация ясадылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...




Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *