Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ютазы районында яңа авыл хуҗалыгы объектлары файдалануга тапшырылды

(Ютазы, 4 февраль, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Ютазы районы авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчеләре һәм белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары «Уңыш» җәмгыятендә, «Ансель Вафауллин» фермер хуҗалыгында булды. Анда 2019 елда дәүләт программалары нигезендә һәм хуҗалыкларның үз көче белән төзелгән өр-яңа сөт комплекслары эшчәнлеге белән таныштылар.

Семинар-киңәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин катнашты.

Көннең беренче тәртибе буенча чарада катнашучылар Яссытугай авылында урнашкан «Уңыш» җәмгыяте фермасында булды. Аның директоры Айнур Әхмәдиев кыскача гына хуҗалык эшчәнлеге һәм яңа маллар торагында куелган эш тәртибе турында сөйләде.

Ютазы авылында урнашкан фермер Ансель Вафауллин хуҗалыгында без савым залында заманча җиһазлар кулланып, савым процессы белән турыдан-туры таныша алдык. Белгечләрдә савымның компьютер программасына нигезләнгән булуы да зур кызыксыну уятты.

Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә яңа елның беренче аена йомгак ясалды. Аяз Шафигуллин сөт җитештерү буенча динамиканы мактап телгә алса, ул агроформированиеләр вәкилләрен ит җитештерүне үстерү һәм яшь маллар үлеменә юл куймау өстендә ныклы чаралар күрергә чакырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техника ремонты һәм орлык фонды торышы буенча да чыгыш тотты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *