Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык фаразлый
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда томан һәм юлларда көчле бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Шулай ук республиканың аерым районнарында буран көтелә, вакыты белән кар явачак. Төнлә һава температурасы -4тән алып -9 градуска кадәр фаразлана. Көндез һава температурасының бераз үзгәрүе күзәтелә.