Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин РФ Конституциясе буенча тавыш биреп үз вәкаләтләрен озайту идеясен кире какты

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин РФ Конституциясе буенча бөтенхалык тавыш бирү юлы белән дәүләттә югары зат вәкаләтләрен озынайту тәкъдимен кире какты. Ул Россиядә Президент сайлаулары бары альтернатив нигездә генә үткәрелергә тиеш, дип искәртте.

Вәкаләтләрен озайту турындагы сорауны Череповец дәүләт университеты вәкиле Алена Смыслова бирде. «Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтенроссия тавыш бирүе булачак. Үз позициябезне билгеләп, без сезгә, бу төзәтмәләрне керткән кеше буларак, билгеле бер ышаныч вотумын белдерәчәкбез. Халык хәзер үк үз позициясен билгеләсә, Президент сайлауларын да үткәрүнең мәгънәсе бармы?» - дип сорады Смыслова.

Сорауга җавап биреп, Путин бөтенхалык тавыш бирүе — гражданнарның үз ихтыярын белдерүнең иң югары формасы, дип искәртте. «Шуңа күрә мин әлеге төзәтмәләр халыкның үз ихтыярын белдерү юлы белән кабул ителүен яки кабул ителмәвен тәкъдим иттем. Бу демократиянең иң югары формасы. Тик шул рәвешле гамәлдәге Президент вәкаләтләрен озайтуның мәгънәсе бармы? Юк, дип уйлыйм. Чөнки дәүләт башлыгын сайлау альтернатив нигездә булырга тиеш», - диде ул.

Путин аңлатканча, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тәкъдим вәкаләтләрне озайту өчен кертелмәгән.

«РФ Президенты һәм Россия Хөкүмәте рәисе булып эшләгән чорда кайбер әйберләрнең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве ачыкланды. Мәсәлән, бездә еш кына сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендә сораулар туа, муниципаль дәрәҗәдә нәрсә дә булса хәл ителми, ә төбәк һәм федераль дәрәҗә моның белән шөгыльләнергә тиеш түгел дип саныйлар. Конституция буенча безнең муниципалитетлар турыдан-туры дәүләт белән бәйле түгел, ә халык алдында бердәм хакимият системасы булдырылырга тиеш», — дип басым ясады дәүләт башлыгы.

РФ Президенты Бүген Череповец шәһәрендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *