Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда зур мәхәлләләр кварталларга бүленәчәк

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Чаллыда зур комплексларны кварталларга бүләчәкләр. Бу хакта бүген «Ак чәчәкләр» бульварында брифингта журналистларга Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.

Ул ишегалларын төзекләндерү буенча Чаллының 27 нче мәхәлләсен мисалга китерде. Яр Чаллыда йортлар урнашу үзенчәлекле булуын искәртте. 27 нче мәхәлләдә озын йорт тирәсендә теләсә кайда машина кую гадәтен, тротуарлар булмавын билгеләп узды.

«Анда бернинди уңайлыгы, ямьлелеге булмаган зур киңлекләр бар. Ике Черек күл сыярлык буш урыннар күп. Җәяүлеләр йөрү урыннары анализланды. 27 нче комплексны кварталларга бүләргә җыенабыз. Чаллының үзенчәлеге шундый: кайчак ишегалдыннан чыгар өчен 10-15 минут кирәк», — диде Наталия Фишман.

Аның сүзләренчә, ишегалларын үзгәртеп кору проектларын уйлаганда, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары, Чаллы, Әлмәт, Арча территорияләрендә проблемалы участоклар өйрәнелгән.

Наталия Фишман төрле категория халык күп җәяү йөри торган маршрутлардан чыгып, еш кулланыла торган территорияләр билгеләнгәнен әйтте. Шул рәвешле, һәр ишегалдында иҗтимагый каркас формалашачак.

Татарстанда 9 мең 626 күп фатирлы йорт ишегалды исәпләнә. Программа буенча 2014 елга кадәр төзекләндерелмәгән ишегалларында эшләр башкарылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.


Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *