Миңнеханов дәреслек сатып алу буенча ятимнәргә пособие түләү турындагы законны имзалады
Татарстанда ятимнәр һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга дәреслекләр һәм язу кирәк-яраклары сатып алу өчен еллык пособие түләнәчәк. Әлеге ярдәм чарасы мәктәптә белем алу дәверендә әти-әнисен яки әти-әнисенең берсен югалткан балаларга да кагыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы законны имзалады.
«Татарстан Республикасы халкына адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы ТР законына үзгәрешләр кертелә. Укучылар пособиене укуны тәмамлаганчы республика яки җирле бюджет акчалары хисабына алачак. Закон ТР Президенты сайтында кичә дөнья күргән, ул 10 көннән соң үз көченә керәчәк.
Пособиенең күләме өч айлык дәүләт социаль стипендиясенә тәңгәл булачак. Быел югары уку йортлары өчен мондый стипендиянең күләме – 2 634, урта махсус уку йортлары өчен 958 сум тәшкил итә.