Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе билгеләнде
Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе итеп Рөстәм Галимов билгеләнде.
Рөстәм Галимов 1970 елда Казанда туган. Казан дәүләт университетында социолог һәм политолог белгечлекләренә укыган. Соңыннан югары юридик белем алган. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында хәбәр ителгән.
Ул Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгында эшләр белән идарә итүче, Мәскәүдә Россия Сәнәгать һәм энергетика министрлыгында тышкы икътисади эшчәнлек бүлеге җитәкчесе булып эшләгән.