Казанда Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан почта маркасын гамәлгә кую тантанасы узды
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта почтаның махсус продукциясен гамәлгә кую тантанасы булды. Чара Татарстанда Цифрлаштыру елына багышлана.
Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин катнашты.
«Цифрлаштыру елы безнең республикага бик күп нәрсә бирде. Цифрлар елы дәвам итсен һәм безнең белән Һәрвакыт булсын», – дип билгеләп үтте сәламләү сүзендә Фазлыева.
Рәсми кунаклар почта продукциясен истәлекле штемпель белән басты, шуннан соң марка салынган һәм тантанада катнашучыларның имзалары куелган конвертны махсус рамкага урнаштырдылар.
«А» литеры белән маркаланган конвертта рус һәм татар телләрендә «Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы» дип язылган төсле логотип һәм язма сурәтләнгән. Конвертларның тиражы 250 мең данә тәшкил итә. Алар инде республиканың почта бүлекчәләренә таратылган. Конвертларны басу өчен оештыручылар «Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы» дип язылган һәм датасы үзгәртелә торган махсус почта штемпельләрен кулланды.