Алабуга районы башлыгы шәһәр комлыгы төзелешенең барышы белән танышты
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр комлыгы булачак урындагы төзелешне карап кайтты.
Читать дальше...
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев шәһәр комлыгы булачак урындагы төзелешне карап кайтты.
Читать дальше...
5 декабрьдә Екатеринбургта «Сапфир» хәйрия фондының «Унынчы» дип аталган музыка залында татар мәдәнияте кичәсе узды. Кичәне оештыруда Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәм итте, дип хәбәр итә вәкиллек.
Читать дальше...
Казанның Мәскәү районы 2 нче номерлы лицей-интернатында укучы Альберт Семенов Юниорларның 19 нчы халыкара табигать фәннәре олимпиадасында алтын медаль алды. Ярышлар Боготада узды. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.
Читать дальше...
13 декабрьдә Казанда мөселман уку йортлары арасында Коръәннең 29 һәм 30нчы җүзләрен белү буенча III Республикакүләм бәйге узды. Ул Казан ислам университетының «Рәшидә» рухи-белем бирү үзәге бинасында үтте.
Читать дальше...
Рус телен чит сүзләрне артык кулланудан саклау турындагы закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде. Бу хакта парламентның түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Россия Тикшерү комитетында Ватанның яшь геройларын бүләкләү тантанасы булды. Биредә Татарстаннан Починок-Кучук авылы мәктәбенең җиденче сыйныф укучысы Ринат Хәлимовка «Батырлык һәм кыюлык» медален тапшырдылар.
Читать дальше...«Хәзерге вакытта 70 православие гыйбадәтханәсе, 3 католик чиркәү, 11 мәчет төшерелде», - диде Тимур Галиев.
20 декабрьдә Самара өлкәсенең «Бердәмлек» татар газетасына язылу тәмамлана. Газетага язылу яки туганнарга подписка бүләк итү өчен, почтага бармыйча гына, бу хәбәргә беркетелгән QR-кодны кулланып була. Аның ярдәмендә компьютердан яки кесә телефоны ярдәмендә подписка ясарга мөмкин. «Самара татарлары» сайты шул турыда хәбәр итә.
Читать дальше...
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры һәм Казахстанның А.Мамбетов исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры (Астана) нәтиҗәле, үзара файдалы иҗади элемтәгә һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер. Башкорт дәүләт академия драма театрында «Башинформ»га хәбәр итүләренчә, тиздән театрлар хезмәттәшлек турында килешү имзаларга ниятли.
Читать дальше...
14 декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз кар явачак, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.
Читать дальше...
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Йошкар-Ола шәһәрендә (Марий Эл Республикасы) узган Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты.
Читать дальше...
Бүген Казанда Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар советы утырышы узды. Биредә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга «Коръән фәннәре» белгечлеге буенча ислам фәннәре докторы дипломы тапшырылды.
Читать дальше...Русия президенты бүген М12 олы юлын “Восток” дип атарга, ә Петербурдан Владивостокка кадәрге өлешкә “Русия” дигән атама бирергә тәкъдим итте.
Эльвина Харисова күптөрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган.
«Госман Садәнең костюмы, фотолары, документлары бар. Кулъязмалары гына юк», - диде Әнзирә Ганиева.
Бу документ дәүләт теле буларак урыс телен кулланганда, чит тел сүзләре катыштыруны тыя, андый сүзләрне урысча аналогы булмаса гына кулланырга рөхсәт ителә. Бу урыс телен чит тел сүзләрен артык күп кулланудан яклау өчен кирәк диелә аңлатма язуында
Россия Президенты Владимир Путин М12 трассасына «Көнчыгыш» дип, ә Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр уза торган коридорга «Россия» дип исем бирү тәкъдимен кабул итте. Бу хакта ул транспорт инфраструктурасы объектларын ачкан вакытта белдерде. Ачылышта Владимир Путин видеоэлемтә аша катнашты.
Читать дальше...Гөлия Хәкимова «Иң максатчан кыз» номинациясендә дә җиңүче булып танылды.
Биектаудан Дәрвишләр бистәсенә таба юнәлештә, М7 трассасы янындагы күпер тирәсендә юл һәлакәте булган. Монда автобус һәм зур йөк машинасы бәрелешкән.
Читать дальше...
«Татар-информ»да Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) илләре журналистлары булды. Экскурсияне «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билалов үткәрде. Ул агентлыкның сәясәте, аның тарихы турында сөйләде, бинаның 12 нче катыннан күренә торган Казансу һәм Казан Кремле күренешен күрсәтте. Кунаклар шулай ук офисны карады.
Читать дальше...
14 декабрьдә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре катнашында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләренең семинар-утырышы булачак.
Читать дальше...В сельскохозяйственной сфере Татарстана работают более 70 тыс. человек.
Бүген Казанның Совет районы хәрби комиссариаты исеменнән «Казан Экспо»дагы мобилизацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм төялгән УАЗ-2206 «буханка» машиналары тапшырдылар. Бу хакта Казанның Совет районы администрациясе телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Читать дальше...Мондый хатның бәясе - 1000-1500 сум, аны аниматорга баланың туганнары үзләре язып бирергә тиеш.
Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта почтаның махсус продукциясен гамәлгә кую тантанасы булды. Чара Татарстанда Цифрлаштыру елына багышлана.
Читать дальше...