Песошин Татарстанда волонтерлыкны үстерү буенча совет составын үзгәртте
Татарстанда волонтерлыкны үстерү буенча ведомствоара советка өч яңа әгъза кертелде. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Совет составыннан Татарстан Дәүләт архивының элеккеге директоры Илдар Шәфыйков чыгарылган һәм аның яңа җитәкчесе Бәхтияр Фәхретдинов кертелгән. Моннан тыш, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР Спорт министрлыгы башлыгы урынбасары Илдар Садриев советның яңа әгъзалары булды.
Шулай ук документта советта катнашучы Ксения Пиминова һәм Анна Синеглазованың вазифасы үзгәртелде. Беренчесе Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсенең төбәк координаторы һәм Россия балалар-яшүсмерләр үзәге яшьләре белән эшләү буенча белгеч буларак күрсәтелгән, икенчесе - ТР Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе.