Гафури исемендәге Башкорт театры Казахстан театры белән хезмәттәшлек итәчәк
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры һәм Казахстанның А.Мамбетов исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры (Астана) нәтиҗәле, үзара файдалы иҗади элемтәгә һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер. Башкорт дәүләт академия драма театрында «Башинформ»га хәбәр итүләренчә, тиздән театрлар хезмәттәшлек турында килешү имзаларга ниятли.
«Сезнең театр сәхнәсендә өч буын артистлар уйнавы ничек яхшы! Аларның барысын да бер сәхнәдә күргәч, бер спектакльдә – бу инде актерлык осталыгы кулланмасы!» – диде Казахстан Республикасының Азәрбайҗан Мамбетов исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Уланмырза Карыпбаев.
Казах театрының баш режиссеры һәм әйдәп баручы актерлары Гөлмира Жакалина һәм Али Бидахметов Башкортстан башкаласына квалификация күтәрү курсларына килде. Актерлар, режиссерлар, драматурглар өчен курстларны З. Исмәгыйлов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты оештырган.
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры һәм А.Мамбетов исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры тагын да нәтиҗәлерәк, үзара файдалы иҗади аралашуга һәм тәҗрибә уртаклашырга әзер. Тиздән театрлар хезмәттәшлек турында килешү төзергә җыена, диелә хәбәрдә.