Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөмкинлекләре чикле булган Башкортстан кызы кул эшләреннән бизнес ясаган

Башкортстанның Шаран районы Түбән Ташлы авылында яшәүче Эльвина Харисова алмаз мозаикасыннан  картиналар ясый һәм бу шөгылен бизнеска әверелдерә алган, дип яза Руслан Хафизов «Шаранские просторы» басмасында  яза.

  • Алмаз мозаикасы – картинаны төсле стразалар яки ташлар ябыштырып чыгудан гыйбарәт иҗади сәнгать ысулы.

Эльвина тумыштан авыр чир белән көрәшә, шунлыктан мәктәпне дә дистанцион укып тәмамлаган. Кечкенәдән үк хастаханә юлын бик еш таптарга, авыр процедуралар үтәргә туры килсә дә, зарланып түгел, елмаеп һәм тормышның тәмен табып яши. Берничә ел элек ул алмаз мозаикасыннан картиналар ясау белән мавыгып китә.

«Бу сәнгать мине тынычландыра һәм үземә ышанырга ярдәм итә», — ди ул.

Эльвина Харисова Шаран районы башлыгы Фидан Ишемгулов белән

Фото: шәхси архивтан

Газета язуынча, бик вак мозаикаларны чүпләп тиешле ноктасына беркетү сәламәт кеше өчен дә зур игътибар сорый һәм төгәл хәрәкәтләр таләп итә. Ә куллары зәгыйфь Эльвина өчен бу икеләтә-өчләтә катлаулы эш – ихтыяр көче һәм зур тырышлык таләп итә. Шуңа кармастан, кыз шөгылен чын күңелдән бирелеп яратып башкара. Алай гына да түгел, аның нур чәчеп торган картиналарын бик теләп сатып алалар. Ул 25 картина ясаган.

Фото: шәхси архивтан

«Эльвина Харисова күпкырлы талант иясе», - дип яза газета хәбәрчесе. Кыз туган авылы Түбән Ташлыга, якыннарына багышлап видеоклиплар ясаган. 2018 елда Шаран районы телевидениесе оештырган бәйгедә катнашып, «Мисс Шаран телевидениесе» исеменә лаек булган. Быел исә район газетасы оештырган «Җәй — 2022» сендә кыйммәтле бүләккә ия булган, дип яза Руслан Хафизов.

Фото: шәхси архивтан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *