Владимир Путин М12 трассасын «Көнчыгыш» дип атауны хуплады
Россия Президенты Владимир Путин М12 трассасына «Көнчыгыш» дип, ә Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр уза торган коридорга «Россия» дип исем бирү тәкъдимен кабул итте. Бу хакта ул транспорт инфраструктурасы объектларын ачкан вакытта белдерде. Ачылышта Владимир Путин видеоэлемтә аша катнашты.
Тәкъдимне Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җиткерде. Ул участокларның берсен ачуда бар иде.
«Әйдәгез, кешеләр ничек әйтсә, шулай эшлик. Зур трасса – «Россия», ә менә бу участок – «Көнчыгыш», – дип белдерде дәүләт башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, бүген бөтен илдә - Владимир, Свердловск, Мәскәү һәм Воронеж өлкәләрендә, Төньяк Осетия — Алания Республикасында трассаларның һәм автомобиль челтәре объектларының берничә зур участогы ачылды.