Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Татар кызы»нда махсус приз иясе Гөлия Хәкимова: Әтнә данын лаеклы күрсәтергә тырыштым

Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә Әтнә районыннан Гөлия Хәкимова махсус призга лаек булды. Гөлиягә 30 мең күләмендәге махсус бүләкне Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырды.

«Иң максатчан кыз» номинациясендә дә җиңүче булган Гөлия Хәкимова махсус бүләкне отуны көтмәгәне турында әйтте. «Нәрсә өчен биргәннәрен дә белмим. Минем нинди дә булса үзенчәлегемне күргәннәрдер», – ди Гөлия.

«Аның барлыгын белмәдек. Ул бөтен кешегә сюрприз иде. Кетмәдем дә әлбәттә! Аптырап басып торганда Әтнә кызы дип әйтүләренә дә реакциям: «Тукта, мин бит ул Әтнә кызы, юк, мин бит инде, әйе инде» – мизгел эчендә генә чиксез уйлар булды. Минем гадәти шөгыльләр, үз-үземне тоту, кызыксынулар барыбер кемгәдер үзгә була бит. Сәхнәдә чыгыш ясаганда гына аларның барысын аңлап бетереп булмый, тик аны күреп алган булсалар кирәк. Чынлап, олы рәхмәт белән кабул итәм ул призны, приздан бигрәк ул бит мине лаеклы итеп күрү, миңа ышану», – ди Гөлия.

Ул бәйгегә җиңү артыннан килмәвен дә әйтте. «Мин Әтнә данын лаеклы рәвештә күрсәтергә тырыштым», – ди Гөлия.

«Мин җиңү артыннан килмәдем. Һәрбер кыз үзенә «Татар кызы» һәм «Казан гүзәле» исемен тагып карагандыр. Мин дә карадым, карадым да, ул исемсез генә дә татарча уйларга, сөйләшергә миңа берәү дә комачау итми, аңа кадәр дә татар идем, моннан соң да шулай булачак, дидем. Җиңүче булмасам, күңелсезләнмәячәгемне, җиңсәм, ул исемне горур кабул итәчәгемне инде күптән белә идем», – диде ул.

Гөлия Хәкимова «Татар кызы» бәйгесенең үзенә көчле тәэсире булганын да сөйләде. 

«Үземдә үзгәрешләр сизәм. Бу проект күп кенә әйбергә башкача карарга өйрәтте, җитешеп бетмәгән якларымны ачып аларны камилләштерергә булышты, гадәти тормышта мин борылып да карамаган ишекләрне ачты. Кичерешләр бераз үз ташкыны белән йөри, янәдән компьютер артында көне буе утырырга да уңайсыз булып китә хәтта. Ниндидер әкияти төш күрдем кебек, тик ул төшнең бик нык тәэсир иткәнен тоям», – дип сөйләде Гөлия Хәкимова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *