Түбән Каманың Көньяк урамында ярминкә эшләячәк
Түбән Камада яшәүчеләрнең сораулары буенча 17 декабрьдән «Магнит» сәүдә үзәге территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен дәвам итәчәк.
Ярминкә ассортиментында сезонлы азык-төлек тәкъдим ителәчәк. Анда сыер ите, дуңгыз ите, кош ите, бал да бар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Әлеге мәйданчыкта тәкъдим ителгән азык-төлекне Түбән Кама районының крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары җитештергән.