Әгерҗе районының Кырынды авылында Төрдәле мәчетенең 30 еллыгын бәйрәм иттеләр
Әгерҗе районының Кырынды авылында Төрдәле мәчетенең 30 еллыгын зурлап бәйрәм иттеләр.
Чарада Менделеев районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Адылов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Шәрипов, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, имам-хатыйплар, абыстайлар да катнашты.
Төрдәле мәчетендә 1823 елга кадәр Мөхәммәтрәхим Яһудин муллалык иткән. 1824 елдан башлап 44 ел Гыйззәтулла хәзрәт мулла була. Әтисе вафатыннан соң әлеге вазифаны өлкән улы Коръән хафиз Әхмәди хәзрәт башкара. Аны һәм ике энесен авылларында чиркәү төзүгә каршы чыкканнары өчен 10-12шәр елга сөргенгә җибәрәләр.
1906 елда яңа мәчет төзелә. Анда 1925 елга кадәр Гыймешәех хәзрәт имам-хатиб була. Аннан соң бу эшне Габделхәй, Харис, Әсәдулла, Дахиулла, Габдулла, Рәшит хәзрәтләр дәвам итә. Бүгенге көндә гөрләп эшләүче мәчет, колхоз ярдәме белән төзелеп, 1992 елның 9 октябрендә ачыла.
Анда 15 ел дәвамында Габдулла хәзрәт Галиев имам-хатиб булып хезмәт куя. 7 ел элек авылның яшь буын вәкилләре – Вилнур һәм Вилнар Галиевлар, Динар Миннәхмәтов, Илгизәр Сабирҗанов, Илнур Гатауллин, Вилдан Зарипов, Илнур Фәйзуллин ярдәме белән ике яңа янкорма төзелә.
Болар турында зур хөрмәт белән Төрдәле мәчетендә 13 ел имам-хатыйплык итүче Зефир хәзрәт Зарипов тәфсилләп сөйләде.