Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылында яшәүче оныклары өчен куян сыннары ясаган
Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылында яшәүче Тәнзилә һәм Сәгыйть Каюмовлар йорты алдын быел да кар сыннары бизи. Аларны йорт хуҗасы 64 яшьлек Сәгыйть абый ясаган. Анда куян сыны, кардан бәләкәй чыршылар, «Яңа ел белән!» диелгән язу да бар. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.
«Биш-алты ел йорт алдын шундыйрак сыннар белән бизим. Быел вакытында кар булмаганлыктан, алар азрак булды. Шуларны ясасам, күңелгә рәхәт», - ди Сәгыйть Каюмов.
«Өч балабыздан сигез оныгыбыз бар. Алар кайткач, бабалары ясаган сыннарны күреп шатланалар, үткән-барган кеше фотога да төшә», - дип сүзгә кушылды Сәгыйть абыйның хатыны Тәнзилә апа.
Сәгыйть Каюмов мәктәптә укыганда ук сыннар, рәсем ясарга, стена газетасы чыгарырга хирыс булган. Аның бу осталыгын читтә дә беләләр икән. Якташыбыз күптән түгел күрше Лениногорск районының Сарабиккол авылына да барып, мәдәният йорты каршында кардан Кыш бабай, Кар кызы сыннары да ясаган.