Владимир Путин халыкның реаль керемнәре артуына ирешергә кирәген искәртте
Халыкның реаль керемнәре артуга ирешергә кирәк, ә инфляция кимү тенденциясен агымдагы икътисади сәясәттә исәпкә алу мөһим, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Номиналь хезмәт хакының артуы яхшы, ләкин бу безнең һәм сезнең өчен хисап позициясе. Безгә халыкның реаль керемнәре үсешенә ирешергә кирәк», – диде Путин РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә.
Дәүләт башлыгы «хәзерге икътисади сәясәттә инфляциянең кимү трендын» исәпкә алырга кирәк, дип өстәде.