Билбау көрәше буенча Төмән өлкәсе чемпионаты һәм Беренчелеге узды
2 апрельдә билбау көрәше буенча Төмән өлкәсе чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Анда Төмән өлкәсеннән, Төмән шәһәреннән, Тобольск һәм Ялуторовск шәһәрләреннән 250дән артык көрәшче катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
50дән артык катнашучы шәхси зачетта призлы урыннарга лаек булды.
Төмән өлкәсе Чемпионатында гомумкоманда зачетында призлы урыннар:
3 урын – Төмән шәһәренең «Прибой» урта мәктәбе,
2 урын – Каскара Бистәсе,
1 урын – Андреевский бистәсе.
Төмән өлкәсе Беренчелегендә түбәндәге командалар призер булды:
3 урын: Төмән шәһәренең «Прибой» урта мәктәбе,
2 урын: Андреевский бистәсе,
1 урын: көрәш мәктәбе.