Казанда Әмәт станциясе янында поезд таптаган ир-ат һәлак булган
Казанда Әмәт станциясе янында поезд бер ир-атны бәрдергән, ул һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының Транспортта төбәкара тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига кичә булган, ир-ат җәяүлеләр хәрәкәте тыелган урында тимер юл аша чыгарга җыенган.
Россия Тикшерү комитетының Транспортта төбәкара тикшерү идарәсе тикшерү оештырды.
Тикшерүчеләр гражданнарга искәрткәнчә, күпчелек очракта, кешеләр имгәнүнең төп сәбәпләре – иминлек кагыйдәләрен белмәү һәм бозу, ашыгу һәм саксызлык, гаджетлар куллану, күперләр, тоннельләрдән файдаланырга теләмәү.