Апаста Россия көне уңаеннан гигант байрак җәелде
Россия көне уңаеннан Апаста Сабантуй мәйданында 30х50 метрлы бик зур триколор суздылар. Апас районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га сөйләүләренчә, патриотик акциядә 100 кеше катнашкан.
Масштаблы вакыйганы оештыруны Татарстан Республикасының «Яшь гвардия»се башлап йөргән . Администрациядә билгеләп үтелгәнчә, һәркем дәүләт символына кагылып, үзен зур һәм көчле илнең бер өлеше итеп хис итә алган.
Искәртеп узабыз, бүген бөтен Татарстан күләмендә патриотик акцияләр уза. Әйтик, Беренче Май мәйданында казанлылар 22х30 метрлы Россия байрагын ачты. Узган төндә Камал театры түбәсендә дә зур байрак балкыды.