Салкыннар сәбәпле, Казанда ипподромдагы Яңа ел программасын күчерделәр
Салкыннар сәбәпле, бүген Казан ипподромындагы Яңа ел чаралары кичектерелде. Бу хакта шәһәрнең Совет районы администрациясе хәбәр итә.
«Күчерүнең якынча датасы — 8 гыйнвар, 16.00 сәгатьтә», — диелә хәбәрдә.
Афишада язылганча, монда чыршы шәһәрчеге ачылырга тиеш булган.