Волгоград шәһәрендә “Чишмә” ансамбленең концерты узды
Волгоградның Красноармейский районында «Чишмә» татар халык җыры ансамбле «Кышкы очрашулар» концертын оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу ансамбльгә 35 яшь. Концертта шулай ук җырчы, вокал буенча педагог Альбина Сөләйманова чыгыш ясады.
Әлеге ансамбль биредәге татар оешмасына төрле чаралар үткәрүдә ярдәм итә, һәрвакыт татар музыкасына һәм җырларына җылылык һәм мәхәббәт бүләк итә, диелә хәбәрдә.