Буа районы укучылары яралы хәрбиләргә таянып йөрү өчен таяклар ясый башлаган
Буа районы Түбән Наратбаш авылы мәктәбе укучылары яралы хәрбиләргә таянып йөрү өчен таяклар ясыйлар. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Буа районы Түбән Наратбаш авылы мәктәбе укучылары яралы хәрбиләргә таянып йөрү өчен таяклар ясыйлар. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткән «Манзара» премиясендә «Алтын лига»да Муса Галләмов җиңү яулады. Ул финалда Булат Мусинны отты. Көрәшчегә традицион чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчалата приз бүләк иттеләр. Икенче урынны алган Булат Мусинга 60 мең сум приз бирелде.
Читать дальше...
Алабугада кар әсирлегендә калган зур йөк машиналары йөртүчеләре өчен туклану һәм җылыну пунктлары оештырылды. Мондый пунктлар кичә үк М-7 трассасының Алабуга участогында, «Тургай» кафесы янында булдырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Читать дальше...
Чирмешән районы Ульяновка авыл җирлегеннән 7 кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Бу ир-атларның бишесенең гаиләсенә утын китергәннәр. «Безнең Чирмешән» шул хакта хәбәр итә.
Читать дальше...Активистка башта митинг уздыру кагыйдәләрен бозу турында админитратив беркетмә төзелгән иде, ләкин ул мәхкәмәгә барып җитмәде.
Кышның соңгы ае илнең зур өлешендә гадәти булачак. Ләкин Европа территориясенең төньягында һәм Себернең төньягында температура традицион февраль күрсәткечләреннән бераз артып китәчәк. Февральдә болай да суык була торган Ерак Көнчыгышта исә, аерым алганда, Якутия, Чукотка һәм Камчаткада гадәттәгедән салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза «Российская газета».
Читать дальше...
Бүген Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Туганнар-Яратканнар» гаилә фестивале старт алды. Татарстанны анда Чаллыдан КАМАЗ заводында эшләүче Гайфуллин-Сафиннарның үзенчәлекле хезмәт династиясе тәкъдим итте. Күп балалы гаилә әгъзаларының гомуми стажы 279 ел тәшкил итә.
Читать дальше...
Россия транспорт министры Виталий Савельев Түбән Новгород өлкәсен, Татарстан белән Чувашияне тоташтырачак су маршруты булдырылуын игълан итте. Аның озынлыгы 675 километр тәшкил итәчәк. Бу хакта «Пассажир мәнфәгатьләрендә киләчәк транспорт системасы» пленар дискуссиясендә билгеле булды.
Читать дальше...
Соңгы көннәрдә Казанда кар бик мул яуганлыктан, юл хезмәтләре һәм җыештыручылар көчәйтелгән режимда эшли. Аларга ярдәмгә шәһәр халкы да чыга — күршеләр җыйнаулашып, көрәкләр белән коралланып, үз ишегалларын чистарта. Фото һәм видео белән Казан мэриясе һәм шәһәр районнары администрациясе уртаклаша.
Читать дальше...
Узган ел дәүләт ярдәме белән ипотека бирүдә иң зур ихтыяҗ гаилә ипотекасы программасына булган. Гомумән алганда, ташламалы программалар белән кызыксыну бер елда 1,5 тапкырга арткан. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумында Төзелеш тармагы көнендә белдерде.
Читать дальше...
Чаллыдан 15 яшьлек Дарина әнисе белән бергә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә-форумында катнаша алды. «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында аның хыялын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырды, шуңа күрә кыз хәзер бөтен теләкләрнең тормышка ашуына ышана.
Читать дальше...
Кушылмау хәрәкәте халыкара мөнәсәбәтләрнең гаделрәк, демократик, күпполяр системасын төзүдә мөһим роль уйный. Ул дөнья аренасында зур абруйга ия, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.
Читать дальше...Фидрат Габитовка хәрби бүлекне ташлап китү турында җинаять эше ачылган. Ул контракт вакыты чыкты, аны озайтмадым дип белдергән.
Неравнодушные жители не остаются в стороне и вносят посильную помощь в уборке снега на придомовых территориях.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Дин әһелләре аны туган көне белән котлады. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Читать дальше...
«Манзара» спорт һәм музыка премиясендә ун номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Иң яхшы журналист» номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук, «Халыкара көрәш төрләре буенча иң яхшы федерация» номинациясендә ТР карате федерациясе бүләкләнде. «Көрәш төрләре буенча иң яхшы төбәк федерациясе» - ТР көрәш федерациясе, «Иң яхшы продюсер» - Рифат Фәттахов, «Иң яхшы артист» («Халык мәхәббәте» номинациясе) - Вадим Зудин... Читать дальше...
Волгоградның Красноармейский районында «Чишмә» татар халык җыры ансамбле «Кышкы очрашулар» концертын оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казан башкарма комитеты Транспорт комитетының элеккеге рәисе Әмир Сафин 12 гыйнвардан Новгород өлкәсе Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде. Мәгълүмат министрлык сайтында урнаштырылган.
Читать дальше...Республиканская олимпиада по истории Татарстана и татарского народа проводилась с 18 по 20 января в ООК «Дуслык» в г. Казань.
М7 «Волга» трассасында җиңел транспорт чаралары өчен хәрәкәт ачык, дип хәбәр иттеләр «Волга-Вятскуправтодор»да.
Читать дальше...
Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында җиденче тапкыр үткәрелүче «Манзара» спорт һәм музыка премиясе башланды.
Читать дальше...
Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Бүген аңа 87 яшь тулды.
Читать дальше...
Февраль аенда Саратовта Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге III Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...По информации ФКУ «Волго-Вятскуправтодор» с 13:40 20 января 2024 г. снято временное ограничение движения для легковых транспортных средств на трассе М-7 «Волга» в Республике Татарстан.
19 гыйнвар төнендә Казанда яуган кар соңгы биш елда иң куәтлесе булган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэрия телеграм-каналында сөйләделәр.
Читать дальше...