Саратовта Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге III Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе узачак
Февраль аенда Саратовта Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге III Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Идел буе Думасы мөселманнары Диния нәзарәте эгидасы астында узачак форумда Мәскәү, Татарстан, Дагыстан, Чиләбе һәм Саратов өлкәләреннән килгән мөселман хатын-кызлары катнашачак. 18 яшькә кадәрге кызлар Коръәннең өчтән бер өлешен яттан укыячак, ә 20 яшькә кадәрге мөселман хатын-кызлары Коръәннән сүрәләр сөйләячәк.
Кызлар арасында Коръән уку төбәкара һәм федераль бәйгеләре —Россия мөселманнары өчен уникаль чара. «Кызганычка каршы, ир-атлар арасында оештырылучы бәйгеләрдән аермалы буларак, алар бик сирәк үткәрелә. Эдуард хаҗи Ганиев истәлегенә III Бөтенроссия конкурсы Коръәнне яттан өйрәнгән мөселман хатын-кызлары үз осталыкларын күрсәтә алачак мәйданчык булачак. Бу форум мөселман хатын-кызлары арасында Изге Коръәнне уку һәм ятлауны популярлаштыру өчен яңа импульс булыр дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте «Зәйд бин Сабит» үзәге җитәкчесе Ильяс хәзрәт Ильясов.
Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе 2024 елның 10 февралендә Саратов дәүләт консерваториясенең театр залында (Саратов шәһәре, Петр Столыпин исемендәге проспект, 1 нче йорт) уза. 14.00 сәгатьтә башлана.
Керү бары тик чакыру билетлары белән генә. Тамашачылар арасында гомрә — кече хаҗга юллама уйнатачаклар, диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Россиянең танылган меценаты Эдуард хаҗи Ганиев (15.01.1952 — 08.02.2019) Коръәнне тарату, өйрәнү һәм мөселман традицияләрен саклау юнәлешендә тырышлык куйган кеше. Аның гаиләсе бу эшне дәвам итә.