Казанлылар ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итә — видео
Соңгы көннәрдә Казанда кар бик мул яуганлыктан, юл хезмәтләре һәм җыештыручылар көчәйтелгән режимда эшли. Аларга ярдәмгә шәһәр халкы да чыга — күршеләр җыйнаулашып, көрәкләр белән коралланып, үз ишегалларын чистарта. Фото һәм видео белән Казан мэриясе һәм шәһәр районнары администрациясе уртаклаша.
«Сандугач» торак комплексы, «Салават Купере», Царево вилладж, Симонов урамы, 15, Бондаренко урамы, 20/22, Олег Кошевой урамы, 6а, Чистай урамы, 66, Зорге урамы, 83, 85, 95, Голубятников урамы,20, Җиңү проспекты, 56 һәм башка бик күп йортлар, рәхмәт! Мондый ярдәм бәяләп бетергесез», — дип язганнар Казан мэриясендә шәһәр халкы җибәргән фото һәм видеоларга.
Башкарма комитет аларның кайберләрен берләштереп, ролик ясаган.