«Нәүрүз» халыкара форумында катнашу өчен гаризалар 15 апрельгә кадәр кабул ителә
Татарстан башкаласында 27 майдан 1 июньгә кадәр «Нәүрүз» VIII Халыкара театр-белем бирү форумы узачак. Быел ике яңа секция өстәләчәк: «Музыкаль театр» һәм «Театр музее һәм архивы: проблемалар һәм үсеш юнәлешләре».
Республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, форум кунаклары актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, пластика, режиссура, курчак театрында актерлык һәм режиссерлык сәнгате, сценография, менеджмент һәм PR, театраль тәнкыйть буенча мастер-классларда катнашачак.
Иҗади секцияләр экспертлары арасында театр педагогы Вениамин Фильштинский, режиссер Лев Эренбург, сценограф Эмиль Капелюш, музыкант Александр Пантыкин, актерлар Мария Шмаевич һәм Дмитрий Кошмин булыр дип көтелә. Театраль тәнкыйть секциясен «Петербургский театральный журнал» баш мөхәррире Марина Дмитревская алып барачак.
Дәресләр онлайн һәм офлайн форматта оештырылачак. Очрашулар КФУ аудиторияләрендә, Камал, Кариев исемендәге һәм «Әкият» театрларында, «Шәрык клубы» комплексында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, Г.Тукай әдәби музеенда һәм Качалов театры музеенда үтәчәк.
Катнашучыларга «Нәүрүз» форумы кысаларында күрсәтелә торган спектакльләргә бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Төрек театрлары, Кече театр һәм Камал исемендәге театр артистларының чыгышлары көтелә. Катнашу өчен гаризаны сылтама буенча 15 апрельгә кадәр калдыру зарур.