Татарстанда +3 гадуска кадәр җылы булуы көтелә
13 март төнендә Татарстанда бераз кар явуы көтелгән булса, көндез явым-төшем көтелми. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Иртәнге сәгатьләрдә томан булырга мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк. Көндез һава -2 градустан +3 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.